Сап-салкын көз үтә үзәккә…

Сап-салкын көз үтә үзәккә.
Җанымда тынгы юк. Нишләвем?!.
Ачы таң беленә. Төннәрнең күзеннән
Өзелеп төшкәндә төшләрем.

Нишләвем?! Буш хыял буамы?!
Ачынып әрнүме ахырдан?!
Хакым бар! Алай да… мин сине
Үткәннән бүгенгә чакырмам!..

Кайчандыр дөрләгән учактан
Бер очкын калса да арада,
Чакырмам! Бер генә үтенеч:
Үтеп кит! Борылып карама!

Карсуы тынганга бер гасыр. Ярсулар
Синнән дә, миннән дә узган эш…
Нибары… Беркайчан кайтмаска
Яшьлекнең үтүе кызганыч!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт